Приволжск авылы янында егермеләп аккош күргәннәр.
Приволжск поселогыннан ерак түгел урнашкан Подорлово күленә аккошлар төшкән. Мәгърүр кошларны авыл халкы кәрәзле телефоннарына төшереп алган.
Туган якларына егермеләп кош кайткан. Аккошлар ачык һәм сай сулыкларга өстенлек биргәнгә күрә, бу күлгә алар ел саен төшә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аккошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
“Без аккошларны ел саен яз-көз күрәбез. Быел да әйләнеп кайттылар. Кызганыч, якыннан ук рәсемгә төшереп алып булмады, кошлар кешеләрдән курка. Без машинада барган чакта каурыйларын чистартып, тыныч кына утыралар иде. Мин машинадан чыккач, шунда ук һавага күтәрелделәр”, – дип сөйләде Приволжскида яшәүче Галина.
Нет комментариев