Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Волейболчылар уңышы

Районның Федор Камаев җитәкчелегендәге ирләр волейбол командасы зона турнирында катнашу нәтиҗәләре буенча Республиканың волейбол Федерациясе Президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кубогының күчмә этабына чыкты. Бу беренче тапкыр үткәрелә торган ярышның үзенчәлеге шунда: бәйгедә 24 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар гына катнаша ала, ә командада алтынчы кеше хатын-кыз булырга тиеш. Алексеевскида...

Районның Федор Камаев җитәкчелегендәге ирләр волейбол командасы зона турнирында катнашу нәтиҗәләре буенча Республиканың волейбол Федерациясе Президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кубогының күчмә этабына чыкты.
Бу беренче тапкыр үткәрелә торган ярышның үзенчәлеге шунда: бәйгедә 24 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар гына катнаша ала, ә командада алтынчы кеше хатын-кыз булырга тиеш. Алексеевскида үткән турнирда безнең команда составында Федор Камаев, Максим Корнилов, Павел Павликов, Александр Камаев, Дмитрий Ключников, Максим Кузовкин, Ольга Васянина һәм Зинаида Ерамасова чыгыш ясадылар.
Безнең волейболчылар өченче урынны алды. Лаеш, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Аксубайдан килгән көндәшләрен ышанычлы җиңеп, алар 1:2 исәбе белән Әлки һәм Алексеевск командасыннан җиңелделәр. Августта булачак күчмә турнир финалда катнашучыларны билгеләргә тиеш.
Җиңүче һәм призерларга кубоклар һәм дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырылды. Безнең команда 30 мең сумлык сертификатка ия булды. Максим Корнилов - турнирның иң яхшы уенчысы, Зинаида Ерамасова хатын-кызлар арасында иң яхшысы дип табылды һәм бүләккә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев