Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветеринарлар бурычы

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде: ведомоство башлыгы Алмаз Хисмәтуллин агымдагы елның җиде аенда ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Республика Дәүләт ветеринария хезмәте үзенең төп бурычын - эпизоотик торышны һәм азык-төлек иминлеген уңышлы башкара. Терлекләрнең һәм сирәк булса да кешеләрнең йогышлы авыру эләктерүләре...

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде: ведомоство башлыгы Алмаз Хисмәтуллин агымдагы елның җиде аенда ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Республика Дәүләт ветеринария хезмәте үзенең төп бурычын - эпизоотик торышны һәм азык-төлек иминлеген уңышлы башкара. Терлекләрнең һәм сирәк булса да кешеләрнең йогышлы авыру эләктерүләре очрый, шуңа күрә бик сак булырга кирәк. Дәүләт материаль базаны ныгыту һәм яшьләрне ветеринар һөнәре белән кызыксындыру өчен мөмкин булганнарның барысын да эшли. Мәсәлән, Татарстан территориясендә, шул исәптән Спас районында да, яңа ветеринария пунктлары төзү һәм булганнарына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы тормышка ашырыла, яшь белгечләргә торак сатып алу өчен грантлар бүлеп бирелә.
Ел ахырына кадәр ветеринария тармагы хезмәткәрләренә Таможня берлеге регламенты таләпләрен үтәү өчен контрольне көчәйтергә кирәк булачак, аның нигезендә сату өчен терлекләрне махсус пунктларда гына суярга туры киләчәк. Озакламый Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пунктлар төзергә алыначак авыл эшмәкәрләренә 60ка 40 процент исәбеннән субсидия бирә башлый.
Хезмәтне финанслау әлегә үткән елгы дәрәҗәдә калачак, шуңа күрә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге бар. Эмкардан башка, терлекләргә куркыныч авырулардан вакцинация ясау бушлай кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев