Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уйнагыз, гармуннар өздереп!

Гомеренең күп елларын Тукай авылы кешеләренә һәм район халкына мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган Ризван Гыйниятуллин егерме дүртенче тапкыр 30 августта Казанда республика көненә багышланган "Уйнагыз, гармуннар" конкурсында катнашты.

Зур бәйрәм чарасына шулай ук Куралово Мәдәният йорты директоры Николай Мамонов белән Чәчәкледән Фариз Хәйруллин да барды. Г.Камал исемендәге театр бинасы каршындагы зур мәйданда узган гармунчылар бәйгесен карарга казанлылар һәм башкала кунаклары күп җыелган иде. Татар халык көйләре, төрле биюләр башкарган гармунчыларның осталыгы күпләрне таң калдырган. Конкурсантлар күп булганлыктан җиңүчеләр арасына керә алмасалар да, безнең гармунчыларны кат-кат чакырып уйнатканнар. Кайчак халык рәхмәтен ишетүдән дә зур канәгатьләнү хисе кичерәсең.

Бу зур бәйрәмдә катнашып, безнең гармунчы осталарыбыз үзләрен дә күрсәткәннәр, башкаларны да карап кайтканнар. Шунысы игътибарга лаек, заманалар үзгәрсә дә, халык гармун моңын бернигә дә алыштырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Уйнагыз, гармуннар” Казан Ризван Гыйниятуллин