Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Уңышлары белән котлыйбыз

"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең унөченче ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабында чыгыш ясап, безнең районның яшь артистлары ике- беренче һәм бер икенче урынга лаек булдылар. Таләпчән жюри "Хореография" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең "Булгарочка" бию коллективын (җитәкчеләре Владлена Бурова белән Гөлгенә Зарипова), кече яшьтәгеләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә Ксения Колчинаны (җитәкчесе Татьяна...

"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең унөченче ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабында чыгыш ясап, безнең районның яшь артистлары ике- беренче һәм бер икенче урынга лаек булдылар.
Таләпчән жюри "Хореография" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең "Булгарочка" бию коллективын (җитәкчеләре Владлена Бурова белән Гөлгенә Зарипова), кече яшьтәгеләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә Ксения Колчинаны (җитәкчесе Татьяна Аристова) җиңүче дип тапты.
Район Мәдәният йортыннан чыгыш ясаган Дарья Чудакова шул ук номинациянең урта яшьтәге балалар төркемендә икенче урынга лаек булды.
Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм конкурсның апрель уртасында Казан шәһәрендә үтәчәк супер-финалында чыгыш ясарга чакыру тапшырылды.
Барлыгы Нурлатта үткән зона этабында безнең районнан конкурсның барлык номинацияләрендә кырыкка якын яшь артист чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев