Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урып-җыю ахырына якынлаша

Район хуҗалыклары урып-җыю эшләрен тәмамлап килә, басуларда көзге культуралар чәчү һәм туфрак эшкәртү бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 28 августка басулардан 66300 тонна бөртек җыеп алынган. Соңгы атнада сабан бодаеның уртача уңышы беркадәр арткан: хәзер аның һәр гектарыннан 19,8 центнерга якын ашлык суктыралар. Әлеге культура -...

Район хуҗалыклары урып-җыю эшләрен тәмамлап килә, басуларда көзге культуралар чәчү һәм туфрак эшкәртү бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 28 августка басулардан 66300 тонна бөртек җыеп алынган.
Соңгы атнада сабан бодаеның уртача уңышы беркадәр арткан: хәзер аның һәр гектарыннан 19,8 центнерга якын ашлык суктыралар. Әлеге культура - 3650 гектардан җыеп алынган, бу барлык мәйданның 46 процентын тәшкил итә. 7230 тонна сабан бодае суктырылган. Көзге бодайның тулаем җыемы 30040 тонна, арпа - 15290 тонна, арыш 7420 тонна тәшкил итә. Кайбер хуҗалыкларда быел карабодай уңган. Мәсәлән, Юрий Семушкин һәм Андрей Синицин хуҗалыкларында һәр гектардан 20 центнердан артык уңыш җыеп алынган.
7230 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу билгеләнгән планның 37 процентын тәшкил итә. 3380 гектарга - бодай, 3730 гектарга - арыш, 120 гектарга рапс чәчелгән. Җир сөрү әйбәт темплар белән дәвам итә. Механизаторлар кайбер көннәрдә 700-800 гектарда эш башкаралар. Барысы 9500 гектар җир эшкәртелгән. Соңгы араларда яуган яңгырлар эш темпларын киметте, шулай да механизаторлар сынатмаска тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев