Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укытучылар нәтиҗә ясый

Узган пәнҗешәмбе көнне Иске Рәҗәп урта мәктәбе базасында район мәгариф учреждение җитәкчеләре киңәшмәсе булды. Ул мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август республика киңәшмәсенең "Мәктәп- дәресләрдән соң" рекомендацияләрен тормышка ашыруда ирешкән нәтиҗәләргә багышланды. Семинар программасына мини-ферма эше, күргәзмәләр эше белән танышу, Иске Рәҗәп, Кузнечиха, икенче шәһәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары, "Регата" балалар...

Узган пәнҗешәмбе көнне Иске Рәҗәп урта мәктәбе базасында район мәгариф учреждение җитәкчеләре киңәшмәсе булды.
Ул мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август республика киңәшмәсенең "Мәктәп- дәресләрдән соң" рекомендацияләрен тормышка ашыруда ирешкән нәтиҗәләргә багышланды. Семинар программасына мини-ферма эше, күргәзмәләр эше белән танышу, Иске Рәҗәп, Кузнечиха, икенче шәһәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары, "Регата" балалар техник иҗаты станциясенең өстәмә белем бирү педагоглары хәзерләгән мастер-класслар керде.
Шәхес формалаштыруның зур әһәмияткә ия булуы турындагы доклад белән җитәкчеләр алдында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин чыгыш ясады.
Семинар эшендә Спас районы башлыгы Камил Нугаев та катнашты. Педагоглар алдында ясаган чыгышында ул укучыларның дәресләрдән тыш эшчәнлеген активлаштыруны оештыру турында ассызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев