Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучылар – коррупциягә каршы көрәш турында

Мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге "Илебезнең киләчәге - минем кулларда" иҗади эшләренең республика конкурсы район этабына нәтиҗәләр ясалды. 5 - 9 класс укучыларына "Нәрсә ул ришвәт һәм ни өчен аның өчен җәза бирергә кирәк?", 10 - 11 класс укучыларына "Татарстан Республикасында коррупция һәм аңа каршы көрәш" яки "Татарстан Республикасы...

Мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге "Илебезнең киләчәге - минем кулларда" иҗади эшләренең республика конкурсы район этабына нәтиҗәләр ясалды.
5 - 9 класс укучыларына "Нәрсә ул ришвәт һәм ни өчен аның өчен җәза бирергә кирәк?", 10 - 11 класс укучыларына "Татарстан Республикасында коррупция һәм аңа каршы көрәш" яки "Татарстан Республикасы һәм коррупция: кем кемне җиңәр?" темаларына иншалар язарга тәкъдим ителде.
Беренче төркемдә беренче урын Бураково мәктәбе укучысы - Алсу Сафинага, икенче урын - Алсу Кариповага (Ямбакты) һәм өченче урын 1нче мәктәп укучысы Алёна Пигалёвага бирелде.
Өлкән класс укучылары арасында беренче урынны беркемгә бирмәскә булдылар, ә икенче һәм өченче урыннарга Наталья Кузьмина (Полянка) һәм Валерия Охотникова (Ким) чыкты.
Кече класс укучылары "Намуслы яшәргә кирәк!" номинациясендә бу конкурска рәсемнәр, коллажлар, аппликацияләр ясадылар. Аларның эшләре, шулай ук Алсу Сафина һәм Наталья Кузьминаның иншалары конкурсның йомгаклау этабында катнашу өчен Казанга җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев