Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты

Шәһәрдәге “Солнышко” балалар бакчасында “Балалар гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбия-белем бирү процессын оештыруда системалы эшчәнлек алымнары” дигән темага район семинар-киңәшмәсе уздырылды.

Семинарда катнашучылар “Солнышко” тәрбиячесе Елена Чуксинаның өлкән төркемдәге балалар белән квест-уен рәвешендә үткәргән “Нольне коткару” уенын күзәттеләр. Шушы ук бакчадан Евгения Горохцева балалар белән “Су һәм аның үзенчәлекләре” уенын оештырды һәм тәҗрибәләр ясап күрсәтте.
Альбина Щелкунова (Гусиха авылы) һәм Ирина Главнова (Приволжск поселогы) катнашында узган әңгәмәдә “Аз комплектлы балалар бакчасында белем бирү процессын оештыруның кайбер алымнары” темасы буенча фикер алыштылар, “Солнышко” педагогы Евгения Сесина “Балаларның сәламәтлеген ныгытуда Су-Джок терапиянең роле” дигән кызыклы мастер-класс үткәрде.
Семинарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Светлана Никитина йомгак ясады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев