ТР Дәүләт Советы: Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чаралар күреләчәк
“Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә, педагогик коллективка һәм гимназия укучыларына ярдәм итәрбез”, диелә хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗига корбаннарының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу хакта “Татар информ” хәбәр итә.
Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабат мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чараларны күрәчәк.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигале вакыйгаларда һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша. Бу хәл барыбызны да тетрәндерде. Сезнең белән бергә кайгырабыз, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә, педагогик коллективка һәм гимназия укучыларына ярдәм итәрбез», диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев