Техник карау - әһәмиятле
Районда юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә автомобильләренә зыян килүчеләргә страховой сумманы түләргә теләмәүнең ике очрагы ачыкланган.
Соңыннан ачыкланганча, ике очракта да автогражданлык җаваплылыгы полисын автомобиль йөртүчеләр транспорт чарасына техник карауны уздырмыйча гына алган булган. Бу законны бозу, дигән сүз, димәк, ОСАГО да бирелми. Гамәлдәге закон нигезендә, автомобильләргә техник карау тиешле аккредитациясе булган станцияләрдә үткәрелгәндә генә автомобильне страховать итәргә була. Башка очракларда техник карау турындагы диагностика картасы (авторучка белән дә тутырылган булырга мөмкин) дөрес түгел дип санала һәм Россия Федерациясенең Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелми һәм электрон рәвештә сакланмый.
Техник карауның вакыты чыккан очракта, страховой компанияләр автомобильләрне ремонтлаган өчен акча түләми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев