Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда экология икеайлыгы игълан ителгәннән бирле автомобиль юлларыннан 4790 куб м чүп-чар җыелган

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык бара.

Икеайлыкта республиканың юл хезмәтләре хезмәткәрләре актив катнаша. Алар агымдагы карап тоту кысаларында региональ һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны көнкүреш калдыкларыннан даими санитар чистартуны тәэмин итәләр. 

Алынган мәгълүматларга караганда, 4790 куб м каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистартуга көн саен 626 кеше һәм 173 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

Республикада автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны тиешле санитар-экологик халәткә китерү дәвам итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев