Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар яшьләре форумы

Бу көннәрдә музей-тыюлыкның палатка шәһәрчегендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния назәрәте идарәсе оештырган татар яшьләре форумы үтә.

Форум эшендә Россиянең төрле төбәкләре һәм шәһәрләреннән килгән 80ләп кеше катнаша. Алар арасында безнең районның да ике кызы бар. Яшьләр ислам, Коръән тарихын өйрәнәләр, мастер-классларда, шулай ук төрле конкурслар, спорт ярышлары һәм очрашуларда катнашалар.

Кичә, мәсәлән, татар яшьләре Россия мөселманнарының Үзәк диния назәрәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Спас районы башлыгы Камил Нугаев белән очраштылар. Аларга хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән Кырым республикасыннан килгән яшьләр музыкаль чыгышлар әзерләде, үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Кунаклар аларның барысына да рәхмәт әйттеләр.

- Моннан күп гасырлар элек борынгы бабаларыбыз ислам кабул иткән җирдә очрашуыгызга бик сөенәм, - диде Тәлгать Таҗетдин. - Мондагы табигать, үзенчәлекле һава күңелгә илаһи хисләр өсти, игелекле гамәлләр кылырга чакыра.

(Тулырак репортажны безнең www.spas-rt

сайтында укырга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев