Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Тарихка экскурсия

Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 9нчы класс укучылары өчен "Россияне азат иткән Ватан уллары" дип исемләнгән әдәби-тарихи әңгәмә оештырдылар. Чара Изге Авраам чиркәве вәкилләре белән бергә үткәрелде. Укучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненең нигә 4 ноябрьдә үткәрелүе турында әңгәмә хәзерләнде. Фетнәләр чоры, Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык гаскәрләре...

Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 9нчы класс укучылары өчен "Россияне азат иткән Ватан уллары" дип исемләнгән әдәби-тарихи әңгәмә оештырдылар.
Чара Изге Авраам чиркәве вәкилләре белән бергә үткәрелде. Укучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненең нигә 4 ноябрьдә үткәрелүе турында әңгәмә хәзерләнде. Фетнәләр чоры, Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык гаскәрләре һәм Мәскәү белән Россияне 1612 елда Польша шляхтасыннан азат итүдә ярдәм иткән могҗизалы икона тарихы - әңгәмәдә сүз шул турыда барды, видеофильмнан өзекләр күрсәтелде.
Чара бу көнгә махсус оештырылган газета-журнал материаллары күргәзмәсен карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия