Спаслыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Бушлай консультацияләрне 25 мартта алырга мөмкин булачак.
25 мартта Спас районында яшәүчеләр белгечләр ярдәме белән юридик мәсьәләләрне хәл итә алачак.
Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлеге «Бердәм Россия» сәяси партиясе белән берлектә шәһәр һәм район халкына дистанцион рәвештә телефон аша консультацияләр бирәчәк.
Спаслыларның сорауларына Пенсия фонды белгече Илсөя Садретдинова (8.00-9.30), Спас нотариаль округы нотариусы Ринат Җәмилов (11.00-12.30), Спас БТИ җир төзелеше инженеры Румия Мурзина (12.30-14.00) һәм адвокат Рәшит Нурсафин (14.00-15.30) җавап бирәчәк.
Белгечләрнең консультацияләренә 8-843-47 3-09-53 телефоны буенча «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегенең кабул итү бүлмәсе аша язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев