Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спаслылар Донецк һәм Луганск республикалары эвакуацияләнгән халкына ярдәм итәләр

Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең Спас бүлекчәсе башкарма секретаре Надежда Храменкова сөйләде.

Район башлыгының атналык планеркасында «Бердәм Россия» партиясенең Спас бүлекчәсе башкарма секретаре Надежда Храменкова Донецк һәм Луганск республикаларыннан эвакуацияләнгән халыкка гуманитар ярдәм җыю турында сөйләде.

Донецк һәм Луганск республикалары халкын эвакуацияләү игълан ителгәннән соң, Татарстанда аларга гуманитар ярдәм күрсәтү турында Карар кабул ителде. Һәр регион вакытлыча урнаштыру пунктлары өчен кирәкле товарлар белән прицеплы йөк машинасы җибәрергә тиеш.

Кирәкле товарларның бер өлеше натураль рәвештә җыела. Калганы сатып алыначак. Ә моның өчен акча кирәк. Бу максатта акча җыюны оештырырга тәкъдим ителде.

«Узган атнада безнең районда 51 мең сум акча җыелды. Әлеге акциядә район башлыгы, район башлыгы урынбасары, авыл җирлеге башлыклары, "Бердәм Россия" башкарма комитеты, контроль-хисап палатасы, музей-тыюлык катнашты. Барлык җыелган акчалар, шулай ук членство взносларыннан җыелган акчалар Ростов өлкәсенең Шахты шәһәренә кирәкле гуманитар ярдәм җыеп җибәрү өчен тотылачак", - дип сөйләде Надежда Петровна.

Сүз уңаеннан, акча җыю 4 мартка кадәр озайтылган. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, акчаны "Бердәм Россия" башкарма комитетына китерергә, шулай ук карталарга (Ак Барс һәм Саклык банкы) күчерергә була. Карталар 89376152217 номерына бәйләнгән, алучы Храменкова Надежда Петровна. Акчаны картага күчергән очракта, хәбәрдә акча җибәрүченең исем-фамилиясен күрсәтергә үтенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев