Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас техникумында ике яңа бүлек ачу планлаштыра

Яңа бүлекләрдә автотранспортны ремонтлау буенча техникларны һәм туризм буенча менеджерларны өйрәтәчәкләр.

Кичә Спас районы администрациясендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Спас тармак технологияләре техникумы директоры Сергей Рыжев 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча отчет бирде һәм 2022 елга планнар турында сөйләде.

Бүгенге көндә техникумда 317 студент белем ала. Узган ел 100 кеше диплом алган, аларның 74е эшкә урнаштырылган, 15е армия хезмәтендә, ике кеше югары уку йортларына укырга кергән, икесе декрет ялында һәм тагын икесе, укып бетергәч, туган якларына әйләнеп кайткан.

Штаттагы 27 педагогның 22се – югары белемле.

Техникум студентлары төрле ярышларда даими катнашалар, призлы урыннар алалар.

Мәсәлән, 2021 елда студентлар «Пешекче эше», «Икмәк пешерү», «Хезмәтне саклау», «Ресторан сервисы», «Кунакханә администрациясе» компетенцияләре буенча Worldskills чемпионатларында катнаштылар.

Катнашкан өчен 4 сертификат, 1 катнашучы медале, 3нче урын өчен медаль һәм диплом тапшырылды.

«Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар өчен һөнәри осталык төбәк чемпионатында безнең студентлар ике алтын һәм өч бронза медаль алды.

«Абилимпикс» VII Милли чемпионатының сайлап алу этабында ике студент катнашты һәм катнашучы сертификатларын алды. Монда аңлатып үтәсем килә: милли этапта без беренче тапкыр катнашсак та, Самара, Сахалин, Воронеж өлкәләреннән генә калыштык», – дип билгеләп үтте Сергей Рыжев.

Шулай ук директор техникумның ТОП-50 һөнәргә керүче тагын ике белгечлеккә лицензия алырга әзерләнүен дә өстәде. Бу – автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау (ремонт буенча техник) һәм туризм буенча менеджер (эш өлкәсе – туризм индустриясе, агентлыгы, маршрутлар төзү, экскурсияләр).

"Тулаем алганда, ел уңышлы узды. Тулай торакта ремонт ясадык, 396 мең сумлык кирәк-яраклар: ашханә өчен җиһазлар, чүп-чар өчен евроконтейнерлар, җылыту өчен газ казаны, принтерлар, кабинетлар өчен жалюзи сатып алдык. Шулай ук Лаеш техник-икътисад техникумыннан 3 млн. 929 мең сумлык йөк автомобилен йөртү автотренажеры алдык", – дип сөйләде Рыжев.

Спас муниципаль районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов ярдәме белән Спас муниципаль районы милкеннән Chevrolet Niva машинасы тапшырылды.

Хәзерге вакытта тәгәрмәчле трактор йөртергә өйрәтү өчен автотренажер сатып алу, шулай ук «С» категорияле машина йөртүчеләрне укыту өчен ТР ЮХИДИ бәяләмәсен алу планлаштырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев