Спас районында Теләкләр чыршысы дәвам итә
Чара 2 декабрьдә башланып, 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Спас районында “Теләкләр чыршысы” акцисе дәвам итә. Спас район Советы каршындагы яшьләр парламенты әгъзалары, оешма, предпрриятие, учреждение җитәкчеләре балаларның Яңа ел алды теләкләрен тормышка ашыра.
“Мин быел акциядә беренче тапкыр катнашам. Миңа Ким авылында яшәүче малайга уенчык машина бүләк итәргә чыкты. Кичә поселокка барып, аны бәйрәм белән котладым, пульт белән идарә ителүче машина һәм тәм-томнар бүләк иттем. Туганнары да Яңа ел бүләкләрсез калмады” – дип сөйли Спас районы янгын часте җитәкчесе Сергей Юрков.
“Теләкләр чыршысы” акциясендә теләсә кем катнаша ала. Моның өчен Спас районы администрациясе бинасында торган Теләкләр чыршысыннан кәгазь уенчыкны алып, анда язылган теләкне тормышка ашырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев