Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында оешма миллион сумга якын салым бурычларын түләгән

Оешма җитәкчесе приставларның берничә тапкыр кисәтүенә игътибар итмәгән.

Спас районының суд приставлары районда эшчәнлек алып баручы предприятиедән миллион сумга якын салым түләттергән. Бу хакта Татарстан Федераль суд приставлары хезмәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Предприятие салымнар буенча 940 мең сум бурыч туплаган. Суд приставлары предприятиегә берничә тапкыр барып, бурычларны түләмәүнең нәрсә белән тәмамланырга мөкин булуы турында кисәтәләр.

Предприятие җитәкчесе приставларны кисәтүенә игътибар итми.

Нәтиҗәдә, приставларга әҗәтләрне мәҗбүри түләттерү өчен чаралар күрергә туры килгән. Предприятиенең транспорт чаралары кулга алына һәм счетына арест салына.

Чаралар күрелгәннән соң предприятие җитәкчесе салым органнары алдындагы бурычларны тулы күләмдә каплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев