Куркудан җәнлек авыл йортларының берсе янында яшеренә.
“Спас” табигый тыюлыгы хезмәткәрләренә Болгар халкы авылда кыр кәҗәсен күрүләре турында хәбәр итәләр. Шау-шуга күнекмәгән һәм этләрдән курыккан кәҗә авыл читендә урнашкан йортларның берсенә җитеп, ишек янына яшеренә.
Тыюлык хезмәткәрләрен күреп алгач та, кыр кәҗәсе беркая качмый, ярдәм көтеп, тыныч кына ята бирә. Арып талчыккан җәнлекнең табигый яшәү урынына кайтып җитәргә хәленнән килмәвен аңлаган хезмәткәрләр аны тыюлык территориясенә илтеп, шунда җибәрергә булалар.
Болгар һәм Спас районы социаль челтәрләрендә утыручылар авыл урамы буйлап барган кыр кәҗәсен төшергән видеоязмаларны күрми калмагандыр.
Нет комментариев