Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында Ким – Кузнечиха – Урман Хмелевкасы юлының бер өлешенә ремонт ясалды

Эшләр “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылды.

“Имин сыйфатлы юллар” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Спас районында ике километр юл тәртипкә китерелде. Ким – Кузнечиха – Урман Хмелевкасы Татарстанны Ульяновск өлкәсе белән тоташтыра.

Юл инде ун елдан артык ремонт күрмәгәнгә күрә, юлның сыйфатыннан күпләр зарлана иде. Хәзер инде ремонт барышында юлга яңа асфальт салынды. Юл эшчеләре шулай ук юлы кырыйларын ныгыттылар һәм тиешле юл билгеләрен төшерделәр.

Исегезгә төшерәбез, милли проектлар буенча эшләр Россия һәм Татарстанда 2019 елдан бирле, РФ Президенты Владимир Путинның “май” указыннан соң башкарыла.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев