Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында бүләкләр тапшырылды

Бүләкләнүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район Башлыгының атналык планеркасында бүләкләү тантанасы булды.ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыруга керткән өлеше өчен Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншинга Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары рәхмәте белдерелде. Шулай ук Рәхмәт хаты белән район мәдәният йорты директоры Александра Калашникова бүләкләнде. Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эшләгәне өчен Спас районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Репьевага РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Спас районы территориаль сайлау комиссиясе секретаре Елена Горячкина да шундый ук рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелде. Шулай ук 2556нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Наталья Остудина һәм 2547нче участок сайлау комиссиясе секретаре Наталья Дербенева да Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев