Спас районы волонтерлары “Шатлык кәрҗине” акциясендә катнаша
Яңалыклар

Спас районы волонтерлары “Шатлык кәрҗине” акциясендә катнаша

Районның аз керемле гаиләләләренә азык-төлек тараталар.

Яшьләр парламенты волонтерлары “Шатлык кәрҗине” хәйрия акциясендә актив катнашалар.

Акция кысаларында активистлар районның аз керемле гаиләләренә азык-төлек җыемнарын тапшыралар. Безнең районда бу акция җирле эшмәкәр Александр Якимов ярдәме белән мөмкин булды.

Акциядә теләге булган һәр кеше дә катнаша ала. Моның өчен бары тик азык-төлек сатып алып, аны үзегез сайлап алган пакет яки савытка, кулдан ясалган кәрҗингә тутырырга кирәк. Соңыннан бу җыемнар районның мохтаҗ гаиләләренә таратылачак.


Нет комментариев