Спас районы халкын изге Рамазан ае белән котладылар
Болгар һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр дин кардәшләренә игелек теләде.
Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!
Барыгызны да изге Рамазан ае башлану белән котлыйм. Бу елның уразаларын исән-имин килеш каршы алырга мөмкинчелек биргән Аллаһы Тәгаләбезгә чиксез рәхмәтләребез һәм мактауларыбыз булса иде!
Рамазан – изгелек кыла торган ай. Бу айда кылган яхшылыклар өчен савап башка айларга караганда күбрәк языла. Аллаһ Тәгалә бер хәдисендә әйтә: “Ураза – бары тик минем өчен. Аның савабын Үзем генә бирермен...” – дип уразаның никадәр кадерле гыйбадәт булуын күрсәтә.
Сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салаваты һәм сәламе булсын) үзенең хәдис шәрифендә: “Адәм баласы эшләгән һәр яхшылыкның савабы арта. Һәр изге гамәл өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр савап языла”, - дип сөенечле хәбәр җиткергән.
Шул мөкаддәс сүзләрне истә тотып, изге рамазан аенда мохтаҗ, фәкыйрь, мескен-ярлыларның хәлен кайгыртырга кирәк. Бу айда дин кардәшләребезне авыз ачу мәҗлесләрен, сәдака өләшүләрен артырырга чакырабыз, чөнки авыр тормышта яшәгән кардәшенә ярдәм кулын сузу һәр мөселманның изге бурычы.
Изге гамәлләрнең саваплары күпләп итеп язылып торган айда күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга, ялгыз булган картларга юмартлыгыбызны күрсәтергә тырышсак иде.
Бер кешене куандыру – ул сәдака булып кабул ителә. Рамазан ае зәкәт түләү өчен бик тә бәрәкәтле вакыт. Зәкәт шушы айда түләнсә, биргән кешегә Аллаһ Тәгаләнең иксез-чиксез муллылык, Аның рәхмәтләре һәм саваплары иңеп торыр.
Рамазан айларыбыз котлы булсын! Тоткан уразаларыгыз, кылган изгелекләрегез, барча дога-теләкләрегез кабул булсын! Изге морад-максатларыгызга ирешергә, бу уразадан алып киләсе рамазанга хәтле исән-имин булып яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен! Илебездә тынычлык, мөселман өммәтендә бердәмлек булсын! Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев