Спас районы халкы белгечләргә сорауларын бирә ала
Яңалыклар

Спас районы халкы белгечләргә сорауларын бирә ала

Социаль мәсьәләләләргә багышланган сорауларга белгечләр җавап бирәчәк.

31 гыйнвардан башлап 4 февральгә кадәр Спас районында халыкны социаль мәсьәләләр буенча кабул итү атнасы булачак.

Чара “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Спас районы бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булачак.

Кабул ителүгә 8-843-47-3-09-53 телефоны аша язылырга мөмкин. Белгечләр сезгә үзләренең аңлатмаларын бирәчәк.

Кабул итүләрнең темаларын түбәндәге графиктан карый аласыз.


Нет комментариев