Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы егете Президент полкында хезмәт итеп кайтты

Өчкүлдән Владислав Кузнецов йөздән артык тапкыр Почетлы караулда торган.

Шушы көннәрдә генә Өчкүл авылы егете Владислав Кузнецов армиядән кайтты. Ул Мәскәүдә, Президент полкында хезмәт иткән. Күп тапкырлар Билгесез солдат каберендәге Мәңгелек ут янында Почетлы каравылда торган.

Владислав Өчкүл авылында туып үскән. Мәктәптән соң Самара аэрокосмик университетын тәмамлаган. Президент полкына сынау үтәргә аңа хәрби комисариатта тәкъдим итәләр.

Полкка эләгү өчен сынаулар бик җитди була. Егетләрне чын мәгънәсендә вак иләк аша үткәрәләр. Полкка эләгүче егетләрнең буе 175 сантиметрдан 190 сантиметрга кадәр булырга, тәнендә билгеләр, җәрәхәтләр, татуировкалар, хроник авырулар булмаска, тышкы кыяфәт тә славян тибында булырга тиеш. Егетнең үзен генә түгел, гаиләсен дә җентекләп тикшерәләр. Владислав барлык таләпләргә дә туры килә.

“Армиядә беренче вакытларда авыр булды, билгеле. Беренче ярты елны без Кремльдә түгел, Мәскәү янында яшәдек. Хәрби лагерь шунда урнашкан. Кремльдә хезмәт иткән чакта пәнҗешәмбе көннәрендә, мәйдан халык өчен ябылып торганда күнегүләр уздырдык” – дип сөйли Влад.

Президент полкында шундый традиция бар: Мактаулы каравылда йөз тапкыр тору почетлы булып санала. Мондый солдатларны “соточник” диләр. Влда исә Мактаулы каравылда йөз дә биш тапкыр торган.

“Быел без, “соточниклар”, дүртәү. 1997 елның 12 декабреннән Билгесез солдат каберендәге Мәңгелек ут янында йөз тапкыр каравылда торганнарның исемнәре шунда эленеп торган плакатка языла. Ул һәр ун ел саен яңартыла. Киләсе ел анда минем исем дә язылачак” – ди Влад.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев