Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спас районы башлыгы якташларын бәйрәмнәр белән котлады

Фәргат Мөхәммәтов халыкка сәламәтлек, тынычлык һәм уңышлар теләде.

Хөрмәтле спаслылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!

Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыкларның бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала. Дәүләтебезнең ныклы нигезен символлаштыра, җәмгыятебезне рухи һәм хокукый яктан берләштерә, республиканың күпмилләтле халкы өчен тынычлык нигезе булып тора.

Без борынгы Болгарның изге туфрагында күп еллар дәвамында барлыкка килгән халык традицияләре белән чын-чынлап горурланабыз. Шунысы куанычлы, бу традицияләр һәм гореф-гадәтләрнең берсе дә онытылмаган, аларны бүгенге буын вәкилләре дәвам итә. Без бергәләшеп ирешкән уңышларыбызга куанабыз, кайгы килсә – бергәләшеп уртаклашабыз, бәйрәмнәрне җыелышып үткәрәбез, бер-беребезнең мәдәниятын хөрмәт итәбез. Районыбыз халкы элек-электән матур итеп, дуслыкның кадерен белеп яши, хезмәттә дә сынатмый. Аларны уртак уйлар һәм уртак фикерләр берләштерә, районыбызны үстерү һәм алга җибәрүгә һәркем үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Без нинди генә диннән һәм милләттән булсак та – бердәм халык, үзебезнең гаилә, ил һәм дәүләтебез тарихын әйбәт беләбез, аның киләчәгенә якты өметләр белән карыйбыз. Без балаларыбызны патриотизм рухында тәрбияләргә тырышабыз. Алар да безнең белән Татарстан Республикасында авыл һәм шәһәрләрнең төзекләндерелүен һәм күз алдында матурая баруын, яңа йортлар, ФАПлар төзелүен, мәдәният, белем бирү учреждениеләрендәге уңай үзгәрешләрне, спортта ирешкән зур казанышларыбызны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын ничек кадерләвебезне күреп һәм белеп тора. Республика Конституциясе – Татарстанда законлылыкның, гражданнарның хокукларының һәм ирекләренең гаранты. Татарстанның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормыш тәэмин итүгә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм үзара дуслыкны саклауга юнәлдерелгән.

Хөрмәтле спаслылар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, яхшы кәеф телим! Барлык эшләрегездә һәм игелекле башлангычларыгызда уңышлар гына юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев