Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы ике тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйды

Ярдәм җыюда төрле предприятиеләр, оешмалар һәм шәһәр халкы катнашты.

10 октябрьдән "Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында район мәдәният йорты базасында мобилизацияләнгән гражданнар өчен гуманитар ярдәм җыю башланды.

Гуманитар ярдәм сыйфатында беренче чиратта озак саклана торган азык-төлек җыйдылар.

Аерым алганда, төрле ит һәм балык консервалары, шулай ук ярма, макарон, чәй, кофе, татлы ризыклар һәм дарулар кирәк булды.

Бер атна эчендә 2 тоннага якын гуманитар ярдәм җыелды. 

– Халыкның актив ярдәм итүе, гуманитар ярдәм җыю пунктына төрле товарлар алып килүе сөендерә. Сабын, садфеткалар, шәхси гигиена чаралары бик күп җыелды. Мондый катлаулы тормыш шартларында калган кешеләр бернәрсәгә дә кытлык кичермәсен иде. Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт", – дип сөйләде "Кызыл Хач" җирле бүлекчәсе вәкиле Нина Хәмидуллина.

Гуманитар ярдәмне төяүдә Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Спас районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, Яшьләр парламенты, Яшь гвардия вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев