Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Яңалыклар

Сирәк китаплар турында

Өченче көн район үзәк китапханәсенең уку залы хезмәткәрләре кадет мәктәп-интернаты укучылары өчен "Борынгы зирәклекне саклаучылар" китапханә дәресе үткәрделәр.

Укучылар китапханәнең тарихы турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, эшләп килүче күргәзмәләрнең эчтәлеге белән таныштылар. Шулай да сүз күбесенчә чын халык байлыгы - иске китаплар турында барды. Сирәк очрый торган китаплар кадетларда аеруча кызыксыну уятты. Мәсәлән, 1916 елгы "Балалар энциклопедиясе", 1895 елгы "Россия сынлы сәнгате" күп томлы басма аерым игътибарны җәлеп итте. Иң мөһиме, һәркем үзе өчен китапханә - белем дөньясына ачкыч булуы турында нәтиҗә ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев