Шомырт пешкән чак иде...
Яңалыклар

Шомырт пешкән чак иде...

Урманда шомырт агачы очраттым. Шомырты шулкадәр тәмле, тел очына салганчы ук бал кебек эреп китәргә тора.

Урман шомырты бик файдалы, бераз җыеп кайтасы иде бит. Астагы ботагына менеп басуга, үзеннән-үзе диярлек, балачак еллары белән бәйле бер истәлек хәтердә яңарды. Күршебездә генә яшәгән Кәшаф бабай бакчасындагы шомырт агачы күз алдына килеп басты... 

  –Атам хәзер, төшегез тизрәк! 

Кәшаф бабайның кинәт кенә ярсып кычкырып җибәрүеннән котыбыз алынды, табан асты кызыша башлады. Башкортостан якларыннан күршедәге Фәйзә әбигә кунакка кайткан Рәфыйк белән шомырт агачының иң өстәге ботакларына тагын да ныграк елышып, тын алырга да куркып торабыз. Кәшаф бабай аның саен ныграк ярсый, аягындагы кирза итегенең үкчәсе белән агачка типкәләп ала. Без дәшмибез. Ярсуыннан туктар да, өенә кереп китәр әле, дип агач башында утырабыз. Ә Кәшаф бабайның тынычланырга уенда да юк.

–Җәмилә, мич астыннан мылтыкны алып бир әле, – дип бакча тәрәзәсенә шакылдатты ул.

Җәмилә әбинең өйдә юклыгын белеп торабыз бит. Аръяктагы туганнарына мәҗлескә, дип бергә чыгып киткәннәр ие алар, карты нишләптер алданрак кайтты, Җәмилә әби күренмәде. Карчыклар шулай инде алар, озаклашып чәй эчеп һәм сөйләшеп утырырга яраталар. Бераздан Кәшаф бабай дәшми-тынмый гына чыгып китте. Агач башыннан төшәргә генә җыенган идек, яңадан күренде ул. Кулына ялтырап торган торба кисәге тоткан. Нәрсә майтарырга җыенган бу карт, наган-мазар ясамагандыр ич инде? Бакчага керде дә, шомырт агачы янында торган кисмәкнең капкачын ачты һәм торбаны шунда бераз тыгып торды. Ул да түгел, чажылдатып безгә су сиптерә башлады. Велосипед кәчүге булган икән ул ялтыравыклы торба кисәге. Коендырды гына кисмәктәге су белән безне Кәшаф бабай. Күлмәк-ыштаннар тәмам юешләнеп бетте. Карт кешенең күпме нервысында уйнарга була, дип Рәфыйк белән күзгә-күз карашып алдык та, әкертен генә төшәргә булдык шомырт агачыннан.

Кәшаф бабай җиңнәрен сызганып, яшел эшләпәсен тагын да басыбрак кигән. Йөзе шактый җитди, иреннәре дә калтырап куя. Димәк, без аны рәнҗеткәнбез, дигән уй йөгереп узды башымнан.

–Басыгыз әле агач төбенә, малай актыклары! – дип икебезнең дә иңнәребезгә җиңелчә генә төрткәләп алды Кәшаф бабай. – Ник рөхсәтсез кердегез сез кеше бакчасына, сорарга телегез төшеп калганмы әллә, тапканнар монда шаяртыр нәрсә, берәр хәл булса калса, сезнең өчен мин җавап бирергә тиешме? И, кызып китте күрше бабай, кызып китте, аның шелтәле сүзләрен тыңлый-тыңлый юешләнгән күлмәк-ыштаннарыбыз кибә язды. Тәмле телегезне кызганмыйча кереп сорасагыз, мин сезне кертмәс идеммени бакчага? Бүтән беркайчан болай итмәгез, дип бераз йомшара төште ул. Аннары, бакчадагы эскәмиягә барып утырды. Аксыл сакалын кулы белән сыпырып алды да, кулындагы таягы белән җиргә төрткәли-төрткәли сөйли башлады:

–1944 елның августы. Гитлер армиясен Германия ягына таба кысрыклый башлаган идек инде. Нимесләрнең дә тиз генә бирешәсе килми. Аларның кораллары әйбәт иде. Атышлар көнен дә, төнен дә туктап тормады. Берсендә, безне, өч солдатны, разведкага җибәрделәр. Дошман тылына бик тирәнгә үтеп керә алмадык, ну, шулай да, важный данныйларыбыз бар ые. Вильнюс тирәсендәге бер авылга нимес танклары һәм грузавай машиналарны кертеп маскировать иткәннәр. Барысын да язып картага төшердек, салдат-офитсирлары да күп ие. Селкенеп тә булмый, күреп алсалар, шунда ук танк-пушкаларыннан ут сиптергән булырлар ие әле. Урман эчендәге запасной сукмактан кайтканда, бер аланга килеп чыктык. Инде частькә дә ерак түгел, алай да аякларны ял иттереп алырга, дип беразга гына чүмәшеп утырдык. Шунда бер салдат шомырт агачы күреп алган бит. Старший группага да әйтеп тормыйча менеп китте бу шомырт агачына. Бер тәлгәшен өзеп алып авызына кабарга өлгердеме икән, шунда кинәт кенә савылып төште дә, агачта йөзтүбән эленеп калды бичара. Нимесләр сиздертми генә аткан моңа. Ул чакта урманнардагы агачларда дошман снайперлары күп утырды. Алдың-артың карап йөрмәсәң, маминт шап иттерәләр ие шул. Күпме сугышлардан исән чыгып, шул шомырт аркасында харап булды ул егет. Рөхсәтсез бер нәрсә дә эшләргә ярамый. Сезгә дә соңгы тапкыр әйтәм: шомырт ашыйсыгыз килсә, кереп рөхсәт сорагыз. Алла сакласын, җыгылып төшсәгез, сезнең өчен мин җавап бирергә тиеш булам бит!..

Сугыш гарасатларын кичеп, яу кырыннан кыюлыгы өчен орден-медальләр тагып кайткан карт солдатның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңладык. Ул Рәфыйк белән миңа әле бер эпизодны гына искә алып сөйләде. Ә бит сугыш, башыннан алып ахырына кадәр, әнә шундый тетрәндерә, җанны куырып ала торган хәл-очраклардан торган да инде. Дөрес, үлем белән күзгә-күз очрашкан батыр солдатлар бу хакта ачылып китеп сөйләргә яратмады. Сугыш темасы алар йөрәгендәге болай да мәңге төзәлмәс яраларны гел кузгатып тора иде шул.

Ни кызганыч, Кәшаф бабай белән Җәмилә әби нигезендә бүген бүтән кешеләр гомер итә. Бакчаларындагы киселгән шомырт агачы бары хәтердә генә яши...

 


Нет комментариев