Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шактый бозулар ачыкланды

"Игътибар - балалар!" айлыгы барышында дәүләт автоинспекторлары дүрт дистәгә якын бозу очрагы теркәгәннәр. Кагыйдә бозучы балалар арасында игътибарсызлык аркасында үз иминлеген куркыныч астына куйган җәяүлеләр дә, велосипедчылар да бар. Аларның күпчелеге белән әңгәмәләр үткәрелгән, ә кайберләренең ата-аналарына үз бурычларын җиренә җиткереп үтәмәгән өчен административ протоколлар язылган. 12 яшькә кадәрле балаларны...

"Игътибар - балалар!" айлыгы барышында дәүләт автоинспекторлары дүрт дистәгә якын бозу очрагы теркәгәннәр.
Кагыйдә бозучы балалар арасында игътибарсызлык аркасында үз иминлеген куркыныч астына куйган җәяүлеләр дә, велосипедчылар да бар. Аларның күпчелеге белән әңгәмәләр үткәрелгән, ә кайберләренең ата-аналарына үз бурычларын җиренә җиткереп үтәмәгән өчен административ протоколлар язылган.
12 яшькә кадәрле балаларны махсус беркетү җайланмаларыннан башка йөрткән сигез машина йөртүчегә штраф бирелгән. Тагын сигез очракта яшь пассажирларны машинада куркынычсызлык каешларын каптырмыйча йөрткәннәр.
Профилактика максатында инспекторлар шулай ук мәктәп һәм балалар бакчаларына барып, тематик чаралар үткәрделәр.
Айлык яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашуында рейд белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев