Яңалыклар
Сатып алучылар көне
Һәр елны 15 мартта Халыкара кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне районның берничә сәүдә урынында консультатив өстәлләр эшләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспектор бүлеге баш белгеч-эксперты Рузалия Кадыйрова хәбәр иткәнчә, шәһәрнең кайбер кибетләрендә үзебездә җитештерелгән кондитер һәм икмәк ризыкларыннан күргәзмә оештырылды һәм алар бушлай сатылды, консультацияләр бирелде. Моннан тыш, Иске Рәҗәп авылында сатып алынган товарларның сыйфатына кагылышлы мәсьә- ләләр буенча кешеләрне кабул итү оештырылды, ә мәктәптә кулланучылар белемен күтәрүгә кагылган фикер алышу булды.
Ел башыннан барлыгы бу бүлеккә 30 кеше мөрәҗәгать иткән. Сораулар сатып алынган товарларның сыйфатына бәйле, алар барысы да хәл ителгән, яки язып куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев