Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз: ялган акчалар!

Автозаправка хезмәткәрләре көнлек керемне тапшырганда акчалар арасында 1000 сумлык ялган купюра килеп чыккан. Хәзерге вакытта бензин өчен ялган акча түләүченең шәхесе ачыклана. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы ай ярым эчендә бу инде икенче очрак: "Ак Барс" Банк" ААҖнең өстәмә офисында шәһәрдә яшәүче берәү 500 сумлык ялган акча түләгән....

Автозаправка хезмәткәрләре көнлек керемне тапшырганда акчалар арасында 1000 сумлык ялган купюра килеп чыккан.
Хәзерге вакытта бензин өчен ялган акча түләүченең шәхесе ачыклана.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы ай ярым эчендә бу инде икенче очрак: "Ак Барс" Банк" ААҖнең өстәмә офисында шәһәрдә яшәүче берәү 500 сумлык ялган акча түләгән.
Полиция хезмәткәрләренең кисәтүенә караганда, теләсә кемнең мондый хәлдә калуы бар. Әйләнешкә эләккән ялган акчаларның сыйфаты шундый югары, кайчакта махсус техника ярдәмендә дә ялган акчаны чыннан аерып булмый. Шуңа карамастан, алган яки ваклаган чакта купюраларга игътибар белән карау киңәш ителә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X