Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус теле буенча имтихан нәтиҗәләре

Рус теле буенча алдан сынап карау өчен үткәрелгән бердәм дәүләт имтиханы кимчелекләрнең шактый булуын күрсәтте. Имтиханны башлангыч белем бирү мониторингының республика Үзәге оештырды. Мәсәлән, унберенче класстан сигез укучы хәтта минималь баллны да җыя алмаган, ә ике укучы минимум - 36 балл җыйган. Уртача балл 52 тәшкил итә. Тугызынчы класс укучыларының...

Рус теле буенча алдан сынап карау өчен үткәрелгән бердәм дәүләт имтиханы кимчелекләрнең шактый булуын күрсәтте. Имтиханны башлангыч белем бирү мониторингының республика Үзәге оештырды.
Мәсәлән, унберенче класстан сигез укучы хәтта минималь баллны да җыя алмаган, ә ике укучы минимум - 36 балл җыйган. Уртача балл 52 тәшкил итә.
Тугызынчы класс укучыларының да нәтиҗәләре мактанырлык түгел. Ә бит инде уку елының икенче яртысы башланып китте һәм имтиханнарга тулы әзерлек барырга тиеш. Укучыларга да, укытучыларга да сынау имтиханыннан тиешле нәтиҗә ясап, кимчелекләрне бетерү өчен зур тырышлык куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев