Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика призёрлары

Безнең көрәшчеләр дзюдо буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионатыннан дүрт бронза медаль алып кайттылар. Бу турнирда аларга көчле көндәшләр белән очрашырга туры килде. Аеруча Алёна Соколованы билгеләп үтәргә кирәк: абсолют авырлык үлчәвендә аның көндәшләре арасында Европа чемпионы Мария Шекерова һәм Дөнья кубогына ия булучы Анастасия Ковязина булды. Казан көрәш...

Безнең көрәшчеләр дзюдо буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионатыннан дүрт бронза медаль алып кайттылар.
Бу турнирда аларга көчле көндәшләр белән очрашырга туры килде. Аеруча Алёна Соколованы билгеләп үтәргә кирәк: абсолют авырлык үлчәвендә аның көндәшләре арасында Европа чемпионы Мария Шекерова һәм Дөнья кубогына ия булучы Анастасия Ковязина булды. Казан көрәш мәктәбе вәкилләре, халыкара класслы спорт мастерлары безнең спортчыдан ике тапкыр диярлек авыррак булдылар, аларны җиңү мөмкин булмады. Шуңа күрә Алёна өчен өченче урын - зур уңыш. Татарстан дзюдо Федерациясе рәисе Фаяз Шабаев аны юкка гына мактамагандыр.
70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә - Наталья Прохорова, 90 килограммга кадәр үлчәүдә - Андрей Кириллин һәм 100 килограммнан артык авырлык үлчәвендә Илшат Хөсәенов та өченче урыннарны алдылар. Барлык призёрларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
Җаваплы турнирга безнең спортчыларны тренер Владимир Борюшкин хәзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев