Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район басуларында

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә районда 9,5 мең тонна печән, 7800 тонна сенаж һәм 45 мең тонна яфраказык әзерләнгән. Хуҗалыкларда печән җыюны тәмамлап киләләр. Үләннәр 10,4 мең гектардан чабып алынган, бу барлык мәйданның 94 процентын тәшкил итә. "Болгар Арыш", "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятьләрендә, Планин, Гыйниятуллин крестьян...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә районда 9,5 мең тонна печән, 7800 тонна сенаж һәм 45 мең тонна яфраказык әзерләнгән.
Хуҗалыкларда печән җыюны тәмамлап киләләр. Үләннәр 10,4 мең гектардан чабып алынган, бу барлык мәйданның 94 процентын тәшкил итә. "Болгар Арыш", "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятьләрендә, Планин, Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыкларында азык запасларын шактый тулыландырдылар.
Хуҗалыкларда үсемлекләрне корткыч һәм авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртү эше тулы көчкә алып барыла, шул ук вакытта пар җирләре дә әзерлиләр. Үсемлекләр, мәсәлән, химик юл белән 20 мең гектардан артык мәйданда эшкәртелгән, бу барлык бөртекле культуралар мәйданнарының яртысыннан күбрәген тәшкил итә.
Пар җирләрен көзге чәчүгә аеруча "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятендә, Планин, Семушкина, Мөхәммәтов, Хәмидуллин хуҗалыкларында актив әзерлиләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X