Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә булып, наркотикларның организмга нинди зыян китерүе һәм әлеге чиргә ничек каршы торырга кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.
Китапханәчеләр наркотик матдәләр кулланучы унбиш яшьлек Америка кызының көндәлегеннән өзекләр укыдылар, төрле фактлар китерделәр.
Очрашу сөйләшү рәвешендә узды. Балалар әлеге куркыныч чиргә карата үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
Нет комментариев