Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Парклар маршы-2015” башланды

Кичә яңадан "Парклар маршы" Халыкара табигатьне саклау акциясе башланды. Быел ул "Туфрак - кыйммәтле табигый мирас" девизы астында үтә һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын махсус саклана торган табигый территорияләрнең экологик әһәмиятенә җәлеп итү, быел игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында төрле чаралар үткәрү, яшь буында табигый мираска сакчыл караш тәрбияләүне максат...

Кичә яңадан "Парклар маршы" Халыкара табигатьне саклау акциясе башланды.
Быел ул "Туфрак - кыйммәтле табигый мирас" девизы астында үтә һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын махсус саклана торган табигый территорияләрнең экологик әһәмиятенә җәлеп итү, быел игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында төрле чаралар үткәрү, яшь буында табигый мираска сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куя.
Безнең районда бу акцияне "Спас" табигый заказнигы оештыра. Узган еллардагы кебек, аның кысаларында инде традициягә әйләнгән конкурслар үткәрелә:
"Туфрак һәм андагы тереклек" темасына "Тыюлык зоналарның табигате" балалар рәсемнәре конкурсы, "Фронтовиклар туган табигать сагында", "Тыюлык җирләре - эталонлы туфракны саклау урыннары" темасына "Лукоморье" иҗади эшләр конкурсы, "Туфрак һәм андагы тереклек" темасына "Кыргый табигать утраулары" фоторәсемнәр конкурсы. Тыюлык коллективы бөтен кешене акциядә актив катнашырга чакыра. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә, ә иң яхшы дип табылган конкурс эшләре махсус җыентыкка кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев