Озак яшәгез, ветераннарыбыз!
Укытучы! Нинди бөек исем! Чын педагог баланы укырга-язарга өйрәтүдән тыш, тормышта аңа үз юлын табарга этәргеч тә бирә.
Шуңа күрә укытучы акыллы һәм сабыр, бала күңелен ачык китап кебек укучы, кирәк чакта игелекле, кирәк чакта кырыс та булырга тиеш.
Елена Ермолаева,
мәктәп директоры.
Мәктәбебезнең әле кырык еллык кына тарихы булса да, укытучылардан уңдык. Мәктәптә элек тә, хәзер дә үз һөнәренә тугры булып калучы, иҗади һәм тырыш укытучылар эшли. Мәктәп тормышына дистәләгән ел гомерләрен багышлаган ветераннарыбыз турында да бераз сөйлисем килә.
Мәктәпнең элеккеге директоры, үз эшенең чын остасы Любовь Михайловна Казакова хезмәттәшләр генә түгел, чын фикердәшләр булган укытучылар коллективын туплый алган. Педагогика һәи психологияне тирәнтен белүе аркасында, ул коллектив белән оста җитәкчелек иткән, дөрес карарлар кабул итә белгән, ул уздырган дәресләрне әлегә кадәр сагынып искә алалар. Любовь Михайловна һәр эшкә иҗади карап, җәмәгать эше күп булса да, укытучы эшен дә камил башкара алган. Директор үз мәктәбен һәр яктан да алдынгы итәргә тырышкан.
Тынгысыз, эш белән янып яшәүче Любовь Михайловна инде лаеклы ялда булса да, авыл һәм мәктәп тормышының үзәгендә кайный. Хәзерге вакытта ул җирле ветераннар оешмасына җитәкчелек итә. Үзенең идеяләре белән ул барлык пенсионерларны да кызыксындыра алды. Любовь Михайловна тормышны яратуы, күңел күтәренкелеге, һәр эшкә җаваплы каравы белән әлегә кадәр безнең өчен үрнәк булып тора.
Людмила Петровна Прохорова да аның белән бергә эшләгән. Безнең авылга яшьли килеп, монда төпләнеп калган. Укучылар аны күп белүчән, игелекле, шул ук вакытта таләпчән һәм кырыс педагог буларак ихтирам итәләр. Аның акыллы киңәшләрен алар бүгенгә кадәр рәхмәт хисләре белән искә алалар. Ә Людмила Петровна укыта торган математиканы барлык укучылар әйбәт белә.
Башлангыч класс укытучысына һәр дүрт ел саен яңа класс кабул итәргә, яңа килгән балалар белән уртак тел табарга туры килә. Валентина Николаевна Умнова башта биология укытучысы булып эшләсә дә, педагогия өлкәсендә үз урынын нәкъ башлангыч класс укытучысы буларак тапкан.
Валентина Николаевна балалар өчен таләпчән укытучы гына түгел, чын дус, икенче әни булырга омтыла. “Һәр бала сәләтле һәм үзенчәлекле, бары тик аның сәләтен вакытында күреп алып, үстерергә генә кирәк”, - дип саный ул. Озак еллар буе ул башлангыч класс укучыларына аң-белем генә түгел, чын мәгънәсендә җын җылысын да өләште.
Гадәттә, мәктәпләрдә ир-ат укучылар аз була. Ә Владимир Егорович Купоросов бездә 25 ел эшләде! Тырыш хезмәте белән укучылар арасында гына түгел, авылдашлары һәм хезмәттәшләре арасында да хөрмәт казанды. 1981 елда яңа мәктәпкә күчкәч, аның алтын куллары күпме эшне башкарды! Егетләребез дә техника белән беренче тапкыр нәкъ Владимир Егорович кул астында таныштылар. Ул алып барган машиналарны өйрәнү дәресләрендә алган белемнәре өчен күпләр аңа әлегә кадәр рәхмәтле.
Без, мәктәпнең бүгенге укытучылары һәм укучылары, шундый педагоглар белән бергә эшләвебез, алардан үрнәк алуыбыз, бер авыл урамнарыннан йөрүебез белән бик горурланабыз. Озак яшәгез, кадерле ветераннарыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев