Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Новая жизнь» («Яңа тормыш») редакциясенә яңа машина бүләк иттеләр

Яңа ел бүләгеннән ачкычларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүген “Татмедиа” җәмгыятендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм республика басмаларына яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды. “Татмедиа”ның 31 филиалы яңа машиналарга ия булды. Алар арасында “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы редакциясе дә бар.

Ачкычларны тапшырганда, Рөстәм Нургалиевич шәһәр басмаларыннан калышмас өчен, район газеталарына машиналарның аеруча кирәклегенә басым ясады.

“Мәгълүматны халыкка җиткерү тизлеге сездән тора. Шәһәр журналистлары кирәк чакта такси яки җәмәгать транспортында йөри ала. Мәгълүмат алу өчен тагын да күбрәк араны үтәргә мәҗбүр булган авыл хәбәрчеләренә редакция машинасы аеруча да кирәк”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ачкычларны тапшырганнан соң, Татарстан Президенты барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, иҗади уңышлар теләде һәм “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка 31 машинага сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АО ТАТМЕДИА