Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Мин һәм Кызыл китап”

Республикада балаларга экологик белем бирүне популярлаштыру, табигый мираска сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелгән "Мин һәм Кызыл китап" конкурсында Болгар санаторий мәктәп-интернаты укучысы Екатерина Алкина җиңүче исемен алды.

Аңа конкурсның оештыручысы - табигый ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының дипломы һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Шушы ук конкурсның призерлары - Өчкүл һәм Әҗмәр балалар бакчасыннан Арсений Гришин белән Самат Галиев биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелде.
Лауреатларны әзерләүгә керткән өлешләре өчен Өчкүл, Әҗмәр балалар бакчасы тәрбиячеләре Галина Шеронова һәм Ләйсән Рәшитовага, санаторий мәктәп-интернаты тәрбиячеләре Анастасия Артюшина белән Светлана Лукашинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ә барлыгы конкурска район балалар бакчасы нәниләре һәм башлангыч класс укучылары үз куллары белән ясаган 60лап әйбер тәкъдим ителде, аларның иң яхшылары Казанга конкурска җибәрелде. Безнең районда бу конкурсны "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев