Машина йөртүчеләргә медицина белешмәләрен алу кагыйдәләре 2022 елда үзгәрергә мөмкин
Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле үзгәртүләрне хәзерләгән.
Машина йөртү таныклыгы өчен медицина белешмәсен алу кагыйдәләре инде 2019 елда ук үзгәрергә тиеш иде. Таныклык алу өчен тагын ике өстәмә анализ – канда наркотиклар булуы һәм хроник алкоголизмга анализ тапшыру рәвешендә үзгәрешләр кертү күздә тотылды. Билгеле инде, мондый анализлар белешмәнең бәясен сизелерлек арттырыга тиеш булды. Шуңа күрә күпмедер вакыт поликлиникаларда белешмә алырга теләүчеләрдән чиратлар да күзәтелде. Тик үзгәрешләр кертүне инде ике тапкыр кичектереп килделәр.
Хәзер исә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр өчен медицина белешмәсен алу процедурасына үзгәрешләр кертүнең яңа проектын әзерләгән. Ул кабул ителгән очракта, үзгәрешләр киләсе елның март аеннан гамәлгә кертеләчәк.
Яңа документ нигезендә, алкоголизм һәм наркотикларга анализларны ике очракта – идарә таныклыгыннан мәхрүм ителгәннән соң аны кире кайтарганда һәм медицина тикшерүе барышында нарколог таныклык алырга теләүчедә алкоголизм яки наркотикларга бәйлелек билгеләрен сизсә генә тапшырырга кирәк.
Анализлар ике этапта үтә. Беренче анализ канда тыелган матдәләр билгеләсә, аларны лабораториягә, тыелган матдәләрнең төрен һәм күләмен билгеләү өчен җибәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев