Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өлкән яшьтәгеләр өчен конкурс

"Өлкән яшьтәге кешенең социаль портреты" ачык республика конкурсының йомгаклау этабында безнең районнан дүрт кеше катнаша. Мәгариф бүлеге хезмәткәре Әлфирә Игламова белән "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасы редакторының дубляж буенча урынбасары Венера Мөхәммәтшина - "Минем университетларым" номинациясендә, ә ЗАГС бүлеге мөдире Рузания Низамова белән 1нче шәһәр урта мәктәбе директоры Надежда...

"Өлкән яшьтәге кешенең социаль портреты" ачык республика конкурсының йомгаклау этабында безнең районнан дүрт кеше катнаша.
Мәгариф бүлеге хезмәткәре Әлфирә Игламова белән "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасы редакторының дубляж буенча урынбасары Венера Мөхәммәтшина - "Минем университетларым" номинациясендә, ә ЗАГС бүлеге мөдире Рузания Низамова белән 1нче шәһәр урта мәктәбе директоры Надежда Илдарханова " Хезмәттәге гомерем озынлыгы" номинациясендә катнашачак. Конкурста катнашучыларның һәрберсе хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары ярдәмендә үзләренең һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлеге, шөгыльләре, мавыгулары турында сөйләгән материал хәзерләп, илдә барган вакыйгалар турында фикерләре белән уртаклашкан.
Конкурс заманча җәмгыятьтә өлкән яшьтәге кешеләрнең активлыгын күтәрү максатында Пенсионерлар союзының җирле бүлеге, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев