Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кызлар сынатмады

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренер-укытучысы Наталья Бердникова шәкертләре Чуашстан республикасының нәфис гимнастика буенча ачык беренчелегендә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Мәсәлән, Александра Бердникова үзенең яшь төркемендә дүртенче урынны алды, Алсу һәм Алия Сәгыйроваларның, Тамара Калисанованың чыгышы да уңай тәэсир калдырды. Бу ярышларда Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Чабаксар, Казанның спорт мәктәпләре,...

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренер-укытучысы Наталья Бердникова шәкертләре Чуашстан республикасының нәфис гимнастика буенча ачык беренчелегендә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Мәсәлән, Александра Бердникова үзенең яшь төркемендә дүртенче урынны алды, Алсу һәм Алия Сәгыйроваларның, Тамара Калисанованың чыгышы да уңай тәэсир калдырды. Бу ярышларда Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Чабаксар, Казанның спорт мәктәпләре, халыкара турнирларда катнашучыларның чыгыш ясавын да исәпкә алсаң, бу яхшы нәтиҗә.
Яхшы хәзерлек дәрәҗәсенә ирешергә безнең спортчыларга Дарья Шкурихинаның тренеры, төркем күнегүләрендә Пекиндагы Олимпия чемпионы, Казан шәһәреннән Марина Борзенкова да ярдәм итә. Ул безнең шәһәргә даими килеп, яшь гимнастларга мастер-класслар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев