Кузнечиха белән Чәчәкле авыл җирлекләренә яңа машиналар тапшырдылар
Яңалыклар

Кузнечиха белән Чәчәкле авыл җирлекләренә яңа машиналар тапшырдылар

Авыл җирлеге башлыклары республика смотр-конкурсында җиңеп чыктылар.

Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов белән Чәчәкле авыл җирлеге башлыгы Рәмис Фәезханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы җиңүчеләре исемлегенә керделәр. Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өр-яңа NIVA TRAVEL машиналарыннан ачкычлар тапшырды.

Җиңүчеләрне ничек сайлап алганнар, яңа машиналар ничек кулланылачак – бу хакта иртәгә “Яңа тормыш” газетасының яңа саныннан укырга мөмкин булачак.

ФОТО


Нет комментариев