Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көрәшчеләребез уңышы

1996 - 1998 елда туган егетләр арасында Россия Герое Михаил Евтюхин истәлегенә үткәрелгән дзюдо буенча Бөтенроссия турнирында тренер Владимир Борюшкин шәкертләре алтын һәм көмеш медальләргә лаек булдылар. 84 килограммнан артык авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган Никита Борюшкин ышанычлы җиңү яулап, беренче урынга чыкты, Дмитрий Борюшкин икенче урынны алды (60 килограммга кадәр...

1996 - 1998 елда туган егетләр арасында Россия Герое Михаил Евтюхин истәлегенә үткәрелгән дзюдо буенча Бөтенроссия турнирында тренер Владимир Борюшкин шәкертләре алтын һәм көмеш медальләргә лаек булдылар.
84 килограммнан артык авырлык үлчәвендә чыгыш ясаган Никита Борюшкин ышанычлы җиңү яулап, беренче урынга чыкты, Дмитрий Борюшкин икенче урынны алды (60 килограммга кадәр авырлык үлчәве). Аларга дипломнар, кубоклар һәм истәлекле медальләр тапшырылды.
Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелгән бу абруйлы турнирда барлыгы 200дән артык дзюдочы катнашты. Бу кадәр кеше арасында спортчыларыбыз ирешкән уңышлар бары тик мактауга гына лаек.
Рәсемдә: Никита Борюшкин ярыш вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дзюдо турнир