Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә – җир участоклары

Өч һәм аннан күбрәк бала үстерүче 133 гаилә районның җир һәм милек хокуклары палатасына түләүсез җир участоклары алырга гариза биргән. Болгарда шундый 86 гаилә бар. Шулай ук Кимнан - 10, Антоновка, Иж-Борискино, Приволжск, Полянка һәм башка авыл җирлекләреннән 4әр гаилә үз участокларына ия булырга теләк белдергәннәр. 112 гаилә җирне торак...

Өч һәм аннан күбрәк бала үстерүче 133 гаилә районның җир һәм милек хокуклары палатасына түләүсез җир участоклары алырга гариза биргән.
Болгарда шундый 86 гаилә бар. Шулай ук Кимнан - 10, Антоновка, Иж-Борискино, Приволжск, Полянка һәм башка авыл җирлекләреннән 4әр гаилә үз участокларына ия булырга теләк белдергәннәр. 112 гаилә җирне торак йорт салу, 13 - шәхси ярдәмче хуҗалык, ә 8 гаилә бакча үстерү өчен файдаланырга җыена. Дача төзү һәм җимеш бакчасы утыртырга теләүчеләр әлегә табылмаган.
Бу мөмкинлектән файдаланырга өлгермәгән күп балалы гаиләләрнең (алар тагын йөзгә якын) моның өчен вакыты бар әле. Кирәкле документларны (паспорт, балаларның туу турында таныклыклары, уллыкка алуны билгеләү турында суд карары, опека һәм попечительләр органы актлары һәм башкаларның күчермәләре) милек һәм җир хокуклары палатасына тапшырырга кирәк. Авылда яшәүчеләр аларны җирлек Советлары аша тапшыра ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җир

2
X