Болгар һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр дин кардәшләрен Корбан бәйрәме белән котлады.
Корбан бәйрәме якынлаша. Ул – безнең өчен кылган гөнаһларыбызны ярлыкау, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне дә.
Ибраһим гәләйһиссәламнең: “Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер”, - дигән сүзләре һәркемнең исендәдер. Ләкин Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле пәйгамбәребезнең иман ныклыгын сынады. “Йә, Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугърылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, - дип, аңа бер сарык җибәрде. Шул көннән башлап, дөньядагы барча мөселман халкы корбан чала. Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбаннан аккан кан белән бергә, корбан хуҗасының гөнаһлары юылыр, диелә.
Корбан Гаете - Раббыбызның чиксез нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә, буйсынуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә торган зур гыйбадәт тә әле ул.
Шул ук вакытта корбан чалып, мохтаҗларга ярдәм итү кешеләр арасындагы матди аермалыкларны да киметә, кардәшлек-дуслык җепләрен тагын да ныгыта. Корбан Гаете адәм балаларының җир йөзенә яшәр өчен яратылганын ассызыклый һәм бу дөньяда кеше каны коелмасын, дип, аваз сала.
Газиз дин кардәшләрем! Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешик!
Якынлашып килүче Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсен! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Спас районы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән Корбан бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итеп, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Сезнең һәркайсыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телим.
Корбан бәйрәмебез котлы һәм мөбарәк булсын!
Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр, Спас районы имам-мөхтәсибе.
Нет комментариев