Яңалыклар
Корбан бәйрәме белән, дин кардәшләр!
Берсекөнгә бөтен мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Шул уңайдан район башлыгы Камил Нугаев район халкын зур бәйрәм белән җылы котлады.
Бу бәйрәмнең тарихы еракларга барып тоташа, ул кешенең рухи байлыгын, чисталыгын, әхлак нигезләренең ныклыгын күрсәтә. Ата-бабаларыбыз кануннарына хөрмәт белән караган саен, динебез, рухыбыз шуның кадәр ныграк булачак.
Без бүген...

Без бүген тынычлыктан, төрле милләт, төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәвеннән башка уңышка ирешеп булмавын яхшы аңлыйбыз, диелә котлауда. Шуңа күрә бу олы бәйрәмебез алдыннан беренче чиратта бөтен кешегә дә тынычлык һәм иминлек, җәмгыять файдасына уңышлы хезмәт итүләрен, нык сәламәтлек телим, диелә район башлыгы котлавында. Һәр йортта бәхет, иминлек, муллык булсын!
* * *
Яңа төзелгән Ак мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан намаз укылачак.
Бәйрәм вәгазе Россия һәм республика телевидениесе каналларыннан трансляцияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев