Көнбагыш һәм соя уралар
Бу көннәрдә район игенчеләре басулардан көнбагыш һәм сояны җыеп алу белән мәшгуль.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, механизаторлар сояны 900 гектардан җыеп алырга өлгергән, бу әлеге культура игелә торган мәйданнарның 72 процентын тәшкил итә.
Ә менә көнбагыш әлегә 1900 гектардан гына суктырылган. Район буенча алганда, әлеге культура мәйданнары 13000 гектар тәшкил итә. Айсылу Мөхәммәтова, Рафис Мөхәммәтов, Андрей Синицын, Ольга Спиридонова, Дамир Хәмидуллин хуҗалыкларында, “Авангард”, “ВЗП “Болгар” җәмгыятьләрендә бу эш әйбәт темплар белән бара. Калган хуҗалыклар да алар үрнәгенә кушылып, басулардагы уңышны тиз арада җыеп алу өчен тиешле чаралар күрсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев